Китапта кунакта (6+)

20 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханә беренче сыйныфлылар өчен «Китапта кунакта» дигән экскурсия уздырды.

экскурсия
IMG_20230120_114231
IMG_20230120_120811

Алып баручы уен формасында балаларга абонемент, уку залы, китапханәгә язылу һәм андагы кагыйдәләр турында сөйләде. Балалар «китапханә» сүзенең тарихын һәм китапның үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итүче һәм 500 елдан артык тарихы булган бер могҗиза икәнен белде. Алар бик теләп матур иллюстрацияле китап һәм журналларны карады, шулай ук зур, матур рәсемле белешмәлекләр һәм энциклопедияләр белән танышты.

Балалар «Тылсымлы китап-табышмак» әдәби уенында катнашты, анда, әкият персонажларын танып, тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтте.

Экскурсия азагында барлык балалар да яхшы һәм пөхтә укучылар булырга һәм китапка кунакка ешрак килергә сүз бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: