«Корней бабайда кунакта»: әдәби-уен программасы (0+)

Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында, 29 март көнне 17 нче санлы китапханәдә балалар язучысы  К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби-уен программасы узды. 
Балалар Китапның беренче туган көне тарихы турында белде, Корней Чуковский катнашында  «Телефон» мультфильмын карады, аның кайбер әсәрләре туу тарихы турында мәгълүмат алды. 

Чара барышында яшь китап сөючеләр балачактан таныш әсәрләрне искә төшерде һәм «Әкиятләр буенча сәяхәт» интерактив викторинасында катнашты, әсәр мотивлары буенча анаграмма һәм ребуслар чиште.

 

Поделиться: