Татарстан язучылары үз укучылары белән очрашты (18+)

«Татар шигърияте көннәре» иҗади экспедициясен уздыру кысаларында (2021 елның 16 августыннан 31 августына кадәр) шәһәр үзәк китапханәсендә Казаннан танылган татар язучылары, шулай ук ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге вәкилләре кунак булды. Экспедиция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. 

Экспедициягә 16 август көнне Казанда старт бирелде. Аның төп максаты –  татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә әдәби күргәзмәләр, очрашулар, кичәләр уздыру, татар әдәбиятына, мәдәниятенә, тарихи-мәдәни  кыйммәтләренә, татар халкының рухи мирасына зур өлеш керткән шәхесләрне ачыклау. Әдәби-тарихи десант дип аталган экспедиция маршрутына Башкортстан республикасы, Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләре керә. 

кзн
IMG_9883
IMG_9895
IMG_9889
IMG_9891
IMG_9900
IMG_9933
IMG_9930
IMG_9936
IMG_9923
IMG_9905

Чаллыда узган әдәби очрашуда танылган каләм осталары катнашты: шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, прозаик, драматург Хәбир Ибраһим, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, «Идел-Урал» хәйрия фондын гамәлгә куючы Рәкит Аллабирде, «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм ТР Милли музее белгече Лилия Хисаметдинова.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: