8нче балалар китапханәсендә «Тарихларда укып ятларлык» исеме астында шигърият сәгате узды
15
Февраль 2016
Дүшәмбе
Татар халкының бөек улы, әсәрләре белән генә түгел, үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү, илгә, халыкка тугрылык хисе, патриотик тәрбия бирү максатыннан 9,10 һәм 12 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең 8нче балалар китапханәсендә «Тарихларда укып ятларлык» исеме астында шигърият сәгатьләре узды. Әлеге чарада 21нче урта белем бирү мәктәбенең укучылары катнашты. Балаларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар бик теләп Муса Җәлилнең «Дару», «Карак песи», «Куян», «Күке» һәм башка шигырьләрен рус һәм татар телендә укыдылар. Мондый чаралар балаларда горурлык хисе, үз-үзләренә ныклы ышаныч һәм шигърияткә мәхәббәт тәрбияли. |