Шәһәр үзәк китапханәсенә булачак актерлар килде (12+)

Театрны булачак һөнәр яки бер мавыгу буларак сайлаганнарга классик әдәбиятны да, хәзерге заман әдәбиятын да белү мөһим. «Огниво» балалар иҗат үзәгенең театр студиясенә йөрүчеләр укытучылары белән бергә беренче тапкыр танышу өчен китапханәгә килде.  

в мир знаний
a5b398a5-11d7-4264-99cc-0cd2d827d8a2
1b682fba-8b8d-4190-a314-961d34538c97
45843c1e-058b-4573-800f-65066a2e1c0a
93885216-595b-4766-b590-9d679ac61488

Китапханә хезмәткәрләре яшь театр сөючеләр өчен «Белемнәр дөньясына китапханә белән» дигән экскурсия уздырды. Кунаклар балалар һәм яшүсмерләр, комплекслы хезмәт күрсәтү, сәнгать бүлекләрендә булды. Һәр бүлектә аларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырдылар, китаплар, вакытлы матбугат басмалары, үткәрелүче чаралар, мастер-класслар һәм күргәзмәләр турында сөйләделәр. Күбесе китапханә бүлекләренә язылды һәм үзләрен кызыксындырган китапларны өйләрендә укырга алды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: