«Аргамак. Татарстан» журналының яңа санын тәкъдим итү (18+)
Шәһәр үзәк китапханәсендә баш мөхәррир – шагыйрь, публицист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Н.П. Алешков белән берлектә «Аргамак. Татарстан» журналының яңа санын (№2-2021 (34) тәкъдим итү узды. Шәһәр китапханәләре җитәкчеләре белән очрашуда Николай Петрович журналның барлыкка килү тарихы һәм укучылар тарафыннан басмага карата булган кызыксыну турында сөйләде. «Аргамак. Татарстан» әдәби журналының беренче саны 2009 елның августында республиканың беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев боерыгы һәм теләктәшлеге белән дөнья күрде», — диде Н. Алешков. |