Үзәк китапханәдә зур уңыш белән этнофест узды (0+)

Китапханәдә Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Этнофестиваль төрле яшьтәге чаллылылар игътибарын җәлеп итте, алар оештырылган төрле мәйданчыкларда булды.  

этон
IMG-20230325-WA0013
IMG_20230325_183009
IMG-20230325-WA0092
IMG-20230325-WA0019
IMG-20230325-WA0024
IMG-20230325-WA0056_1
IMG-20230325-WA0084
IMG-20230325-WA0042
IMG-20230325-WA0093
IMG-20230325-WA0094

Кече картиналар галереясында Халыкара укытучы-рәссамнар берлеге әгъзалары, 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Надежда Кириллова һәм Лия Вечтомоваларның күргәзмәсе ачылу тантанасы үтте. Шулай ук Чаллы дәүләт педагогия университетының сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары экспозициясе тәкъдим ителде.  
Вернисажда яшь буынга халык гореф-гадәтләрен тапшыру турында күп сөйләнде. 1 нче санлы Балалар музыка мәктәбе укытучылары Диана Суходольская һәм Виктория Ляховецкаялар, Чаллы сәнгать көллиятенең вокал бүлеге студентлары чыгышлары чараның музыкаль бизәлеше булды. 

«Халык күңел ачулары» уен зонасында балалар һәм яшүсмерләр зур энтузиазм белән Идел буеның халык уеннарында актив катнашты: мәсәлән, «Кушкон шудон» удмурт уены, «Тимербай» татар уены, «Диңгездә ерткыч» чуаш уены һ.б.

«Этноселфи» мәйданчыгында милли киемнәр киеп карарга һәм фотога төшәргә мөмкин булды.

Балалар да, өлкәннәр дә «Чишмә башы» уен зонасында, татар һәм рус традицон мәдәниятенә кагылып, зур мавыгу белән өстәл уеннары уйнады, пазллар җыйды.

Актлар залында көй-моң яратучылар җыелды. Башкортстанның атказанган артисты Нурислам Яхин, Халыкара бәйгеләр лауреаты Регина Михедюкова, Сергей Черновлар башкаруында романслар яңгырады. Концертны Галина Баглаева оештырды, алып барды һәм шигырьләр укыды. 

Күпсанлы мастер-класслар узды: туку, коклюшкаларда үрү, балчык эше, монотип техникасында милли бизәкләр, саклаучы курчаклар ясау.

Этнофестиваль чаллы гаиләләре өчен чын бәйрәмгә әйләнде, алар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. Оештыручылар адресына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: