Чаллыда Пушкин көнен бәйрәм иттеләр (0+)

Россиядә Пушкин көне һәм Рус теле көне якынлашканда, 4 июнь көнне шәһәр Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда «Шәһәребездә Пушкин» акциясе үтте.

Чаллының шагыйрь һәм язучылары Вера Хәмидуллина, Мансур Сафин, Любовь Тимофеева, Любовь Даутова, Людмила Черникова балаларны Пушкин көне белән котлады һәм микрофон каршында шигырьләр укыды. Автор-башкаручы, шагыйрь Александр Тарасов һәм «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге солисты Валентина Сидорова башкаруында җырлар яңгырады. 

Бәйрәм дәвамында ачык микрофон форматында балалар да, өлкәннәр дә авторның «Руслан и Людмила», «Ох, лето красное!..», «Няне» кебек әсәрләреннән үзләре яраткан юлларын укый алды. 

IMG_9745
IMG_9818
IMG_9737
IMG_9823
IMG_9821
IMG_9814
IMG_9776
IMG_9769
IMG_9742

Чара барышында «Күрмәгән-белмәгән юлларда», «Әкияти калейдоскоп», «Пушкин әкиятләре утравы» дигән уен программалары эшләде. Балалар «Пушкинның әкиятләр иле» викторинасында, «Пушкин әкиятләре геройлары», «Пушкин әкиятләрендәге җәнлекләр» бәйгеләрендә катнашты, өзекләр һәм юллардан әкиятләрне таныды, әкият геройларын искә төшерде, шагыйрьнең әсәр геройлары белән пазллар җыйды, башваткычлар һәм филвордлар чиште. Иҗат сөючеләр асфальтта рәсем ясау буенча «Әкият героен яса» дип аталган бәйгедә катнашты. 

Шулай ук Пушкин чоры геройлары образында «Тылсымлы Пушкин илендә» интерактив күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмә кунаклары Александр Сергеевичның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга актив рәвештә җавап бирде. 

Кичә дәвамында һәркем скрапбукинг техникасында открыткалар ясау буенча «Пушкин открыткасы» исемле мастер-класста катнаша алды. Алар Александр Сергеевич Пушкин портреты белән үзенчәлекле открыткалар ясады. 

«Пушкин чоры геройлары» дигән фотозона укучыларга үзләрен 19 нчы гасыр башы китап геройлары роленә куеп карарга, үзләрен романтик Татьяна Ларина, Евгений Онегин яки Пиковая дама итеп хис итәргә һәм шул заманнар дөньясына кереп чумарга мөмкинлек бирде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: