Китапханәдә Җиңү җырлары яңгырады (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә «Сугыш турында хәтерләрне яңартыйк» дигән әдәби-музыкаль кичә узды. 

Кичә дәвамында «Ветеран» клубы әгъзалары Нина Древаль, Людмила Ваганова, Валентина Харитоновалар башкаруында сугыш елларының күркәм һәм онытылмас шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Евгений Батенчукның кызы Татьяна әтисе фронтта язган шигырьне тетрәндергеч итеп укыды.  

Чара 9 майның төп гимнын – «Җиңү көне» җырын барысы бергә җырлау белән тәмамланды. 

Поделиться: