Китапханәдә язучы Мансур Сафин иҗатына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды (16+)

7 февраль көнне «ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсендә танылган язучы Мансур Сафинның иҗади эшчәнлегенә багышланган «Җан җылысын таратып…» дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

IMG_2688
IMG_2668
IMG_2685
IMG_2679
IMG_2670
IMG_2682
IMG_2717
IMG_2693
IMG_2694

Конференциянең максаты: язучы Мансур Сафин иҗатына игътибарны юнәлтү, тикшеренү күнекмәләрен үстерү һәм әдәби-туган якны өйрәнү эшенә карата кызыксыну тудыру.

Конференциягә урта гомумбелем бирү мәктәпләре укытучылары, язучылар, шәһәрнең китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре килде.

Конференция эшендә барлыгы иллегә якын чыгыш ясаучы һәм шул сандагы тыңлаучы катнашты. Язучы иҗатының төрле тематикаларын яктырткан докладлар яңгырады: «Мансур Сафин иҗатында борынгы һәм урта гасыр татар шигърияте шагыйрьләре» (Әнвәр Шәрипов, язучы, филология фәннәре докторы, ЧДПУ профессоры); ««Еллар упкыны – һәлакәт упкыны түгел ул» шигыре үрнәгендә М.Сафинның үзенчәлекле шигъри осталыгы» (Рәхим Гайсин – филология фәннәре кандидаты, шагыйрь, АДПУның рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты); «Шагыйрь һәм журналист Мансур Сафинның билингвизмы» (Михаил Гоголев, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе); «Язучы Мансур Сафинның биобиблиографик күрсәткече» (Роза Хәмидуллина, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «ҮКС» МБУ әдәбият тарихы музее мөдире); «М.Сафин иҗатында Пушкин» (Наилә Хәсәнова, Татарстанның атказанган укытучысы, 25 нче гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы); «Мансур Сафин – туган якны өйрәнүче һәм тикшеренүче буларак» (Билал Канеев, Яр Чаллы тарих һәм туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре), «Шагыйрь М.Сафинның иҗади портретына штрихлар» (Марс Яһудин, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы) һәм башкалар.

Әлеге конференция Яр Чаллы шәһәренең әдәби мирасын саклап калырга, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә әдәбиятның ролен арттырырга, сәнгатьле сүз аша рухи-әхлакый идеалларның дәвамчанлыгын тәэмин итәргә ярдәм итүе белән әһәмиятле урын алып тора. Пленар утырыш вакытында докладчылар үз чыгышларында фикерләшү өчен алынган теманың актуальлеген билгеләп узды. Конференцияне оештыручылар һәм секция җитәкчеләре – В.М.Гайнуллина, Н.М.Хәсәнова, Р.Г.Хәмидуллина, М.Н.Гоголев, И.А.Алишев – докладларның югары дәрәҗәдә әзерләнгәнлеген, язучы Мансур Сафинның иҗади эшчәнлеген тикшеренү аспектларының күптөрлелеге һәм актуальлеген билгеләп узды.

Конференция барышында композиторлар Рубис Зарипов  һәм Людмила Ткачуклар башкаруында Мансур Сафин шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.

Фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча, әдәби мирасны, бигрәк тә җирле язучыларыбызның иҗатын алга таба да саклау чараларын көчәйтү кирәклеге турында резолюция кабул итәргә карар кылынды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: