Китапханәдә «Аулак өй-баттл» республика бәйгесе үтте (18+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, ТР Язучылар берлеге ярдәме белән оештырылган «Аулак өй–баттл» республика проекты узды. Казан шәһәре командасын һәм бәйгенең жюри әгъзаларын дәртле татар халык җырлары белән «Замана» вокал ансамбле каршы алды. 

аулак ой проекты
4
IMG_0177
IMG_0172
6
IMG_0144
IMG_0126
b83cae39-427c-4ef1-93be-92b92be003ec
288e4f40-becd-410e-86d7-f6996afb3bae
9
8cf11a05-e327-4ce6-ac7f-36133bedc19e
8
IMG_0148
5
3
2d6975ac-45b6-4654-90d3-7d8615572fd3
7
IMG_0120
2
1

Проектның авторы һәм алып баручысы – «Үз өем» электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова үз катнашучылары белән таныштырды, алар шигырьләр укыды, мандолинада уйнады. Аларның көндәшләрен, Чаллы шәһәре шагыйрьләрен «Ләйсән» әдәби берләшмәсе рәисе Роза Хәмидуллина тәкъдим итте, алар башкаруында берсеннән-берсе матур шигырьләр яңгырады. 

Чара дәвамында һәр команда татар әдәбияты классикларының әсәрләрен, халык җырларын яхшы белүләрен күрсәтте һәм үзләренең күпкырлы талантларын ачып салды. 

Һәр командага шигырьләрдән сүзләр язылган конвертлар тәкъдим ителде, катнашучылар мизгел эчендә бу шигырьләрне җыеп, авторларын атады. Алар икенче биремдә дә тапкырлыкларын күрсәтте. Шагыйрьләр татар халык такмаклары нигезендә үзләре дә яңа такмак сүзләре язды һәм аны җырлап та күрсәтте. Элекке заманнарда кич утырганда «йөзек салыш» уены уйный торган булганнар, бүгенге чарада да әлеге уен күренеше тәкъдим ителде. Ләкин уч төбенә йөзек урынына бирем язылган кәгазь кисәге салынды. Анда шигырь авторларын атадылар, татар халык җырлары, мөнәҗәтләр башкардылар, татар халык биюләре биеделәр. Әлеге көч сынашуда Казан кунаклары җиңү яулады. 

Хөрмәтле жюри әгъзалары – татар әдәбияты галиме, язучы һәм публицист Тәлгать Галиуллин, шагыйрьләр Фәүзия Солтан, Рифат Җамал үз китапларын бүләк итте. Чара барлык кунакларның бергәләп «Туган тел» җырын башкаруы белән тәмамланды.

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: