Китапханәдә «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» әдәби фестивале узды (6+)

25 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә в рамках проекта «Милли бәйрәмнәр» проекты кысаларында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Тылсымлы каләм = Волшебное перо» төбәк әдәби фестивале үтте.  

Миниатюра перо
IMG_0319
IMG_0332
IMG_0373
IMG_0316
IMG_0349
IMG_0364

(Фотоальбомга сылтама)

Фестиваль китапханә кунаклары өчен экскурсия белән ачылды. Алга таба эш әдәбият белгечләре катнашында параллель рәвештә «Шигърият», «Проза» һәм «Публицистика» дип исемләнгән өч мәйданчыкта татар һәм рус телләрендә дәвам итте. 

Шигырь сөючеләрне үз янына җыйган «Шигърият дөньясында» һәм «Поэзии чарующие строки» дигән түгәрәк өстәлләр язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Ф.М.Сафин; шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Й.Ә.Шәрәпова; шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы А.Т.Суфиянов; «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе әгъзасы Л.Г.Тимофеевалар җитәкчелегендә эшләде. 

Яшь прозаиклар «Әдәбият хәзинәсе» һәм «Литературная жемчужина» түгәрәк өстәлләре янына җыелды. Алар белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, журналист, әдәбият белгече, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче М.Г.Сафин һәм язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы З.Н.Исламова җитәкчелек итте. 

Фестиваль кысаларында танылган шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова белән иҗади очрашу узды. Китапханә кунаклары шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныша алды. Республика премияләре лауреаты, җырчы Флюра Коләхмәтова-Талипованың чыгышы чарада катнашучылар өчен бүләк булып яңгырады. 

Фестиваль «Шигърият», «Проза» һәм «Публицистика» номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә язылган 200дән артык әсәрне үз эченә алган «Тылсымлы каләм=Волшебное перо» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. 

Әдәби Фестиваль шәһәрдәшләргә милли әдәби иҗат традицияләренә якынаерга мөмкинлек бирде,  яшь авторлар белән таныштырды, аларның әдәби-шигъри талантларын үстерүдә ярдәм күрсәтте. Киләчәктә бу талант ияләренең үз укучыларын нәрсә белән гаҗәпләндерәчәген алдан әйтеп булмый, әмма без аларның гомер буе иҗат белән янәшә атлап барачагына ышанабыз. Ә иң мөһиме, Республикабызның горурланырлыгы бар, монда чын талантлар яши, үсә һәм казанышларга ирешә.

Фестиваль волонтёрлар катнашында һәм «Мирный» җирле иҗтимагый үзидарәсе ярдәме белән оештырылды һәм үткәрелде.

Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: