Китапханәдә – Финляндиядә яшәүче татарлар белән телекүпер (12+)

15 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсе Чаллы шәһәре һәм Финляндия татар яшьләре арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дигән телекүпер (телемост) оештыра. Очрашуда Чаллыда яшәп иҗат итүче яшь язучылар катнашуы көтелә.

Әлеге телекүпер барышында катнашучылар татар телендә аралашу, китап уку, гаиләдә  билгеләп үтелүче милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, телне саклау буенча заманча аралашу чаралары турында фикер алышачак.

Телекүпер кысаларында Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Рамил Беляевның  «Финляндия татарлары» китабы белән танышу һәм шәхсән авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге булачак. Финляндиядә яшәүче татарларның тарихы, язмышы, фин татарлары җәмгыятенең эшчәнлеге турында китапта күтәрелгән мәсьәләләр буенча әңгәмә алып барылачак.

Рамил Беляев – фәлсәфә фәннәре докторы, Финляндия Ислам җәмгыяте имамы, Финляндия татарлары тарихы һәм ислам турында китаплар сериясе, фильмнар, күпсанлы мәкаләләр авторы.

Телекүпер (телемост) Zoom платформасында оештырыла.

Конференциянең идентификаторы: 659 339 1139 

Керү өчен код: 477120

Поделиться: