Китапханәдә «Әни сүзе» күргәзмәсе ачылды (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Галимованың күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Ул үз иҗатында туган як тарихына, аның тарихи мирасына карата мәхәббәтен чагылдыра. 

Шаблон для фотографий (1)
20210826_163944
20210826_163339
20210826_163635
20210826_162035
20210826_160818

Рәссам, балачагында әнисе әйткән сүзләрне искә алып, үзенең истәлекләре белән уртаклашты, күргәзмәдә тәкъдим ителгән хатын-кыз образлары, «Палестина Россия рәссамнары күзлегеннән» проектындагы үз эшләре турында сөйләде. Палестинадан «Чувашстан һәм Палестина халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте» Президенты, әлеге проектның оештыручысы хокуклар докторы Аль-Балауи Бассам Фатхиның күргәзмә белән онлайн котлаулары зур бүләк булды. 

«Россия рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый иҗат оешмасының Чаллы бүлеге рәисе Ленар Җәмил улы Әхмәтов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. 

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты солисты Ландыш Әхмәтҗанова һәм Чаллы татар драма театры артисты Чулпан Арсланов башкаруында яңгыраган әни турында җыр тамашачыларны дулкынланырга мәҗбүр итте. Үзәк китапханәнең әдәбият тарихы музее мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Галимулла кызы Хәмидуллина әни турында шигырь укыды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: