Китапханәдә Татарча диктант яздылар (0+)
10
Сентябрь 2021
Җомга
Шәһәр үзәк китапханәсе «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов әсәреннән алынган өзекне яздылар. Диктант текстын шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллина укыды. «Татарча диктант» акциясе татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хәрмәт хисе тәрбияләү, татар теле белән кызыксынуны арттыру максатларында оештырылды. Акция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» дәүләт программасы кысаларында уздырыла. |