«Ядкарь итеп…»: Рәзил Вәлиевның иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә

19 нчы гыйнвар көнне 23 нче номерлы шәһәр китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиевка 70 яшь тулу уңаеннан, аның тормыш юлы, иҗаты һәм эшчәнлеге турында «Ядкарь итеп…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.

Кичә барышында Рәзил Вәлиевның шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, мультимедиа басмада тормыш сәхифәләрен чагылдырган фотосурәтләр күрсәтелде. Кичәдә катнашучылар видеоязмаларда язучы Туфан Миңнуллинның аның актив җәмәгать эшлеклесе, мәгънәле җырлар авторы  булуы турында әйткән фикерләрен тыңладылар. Рәзил Вәлиевның тормыш, яшәү рәвеше турында яшь буынга маяк булырлык сүзләре, аның үзен дә кеше буларак ачарга ярдәм итте. Шулай ук аның үз әнисенә багышлап язган шигырьләре, җырлары беркемне дә битараф калдырмады.

Әдипнең Чаллы каласындагы иҗаты һәм эшчәнлегенә, тәрҗемә өлкәсендәге казанышларына аерым күзәтү ясалды. Милли китапханәдә эшләү еллары да кичә барышында киң чагылыш тапты. Әдипкә дөньякүләм танылу китергән «ХХ гасыр кешесе» дигән мактаулы исеме һәм планетада мәдәниятне саклау өлкәсендәге хезмәтләрен югары бәяләп бирелгән халыкара көмеш медаль укучылар өчен  ачыш булды.

«Нур саласым килә сүзләремә…» дип аталган китап күргәзмәсендә әдипнең проза, поэзия һәм җыр китаплары белән беррәттән матбугат битләрендәге язмалары да урын алган иде.

Поделиться: