13 нче китапханәдә татар шагыйрьләре иҗатына багышланган «Шигъри тәлгәшләр» исемле шигъри-музыкаль кичә узды

20170127_123154
20170127_130507
20170127_131110

30 нчы гыйнварда, шәһәр китапханәләр челтәренең 13 нче  китапханәсендә татар шагыйрьләре иҗатына багышланган «Шигъри тәлгәшләр» исемле   шигъри-музыкаль кичә узды.   Кичәнең кунагы – Татарстан язучылар  берлеге әгъзасы,  шагыйрь  Айрат Суфиянов – кичәгә килүчеләрне республика шагыйрьләренең иҗаты белән таныштырды, үзенең иҗат юлын барлап үтте, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Ул шигырьләрен  генә укып калмады,  кунакларның  күп кенә сорауларына да җавап бирде. Шагыйрьгә ияреп, китап укучылар да, бирелеп шигырь укыдылар. Китапханә хезмәткәрләре «Мәйдән», «Казан утлары», «Идел»  журналларында;   «Шәһри Чаллы», «Мәдәни Җомга»  битләрендә басылган татар шагыйрьләренең иҗатына  күзәтү ясады. Очрашу шигырь, моң белән уралып барды. Кичәне, күп кенә шәһәр бәйгеләрендә катнашучы, Фәйзулла Туишев исемендәге Республика гармунчылар конкурсында   җиңүче С. Шәйхетдинов   дәвам итте. Мөхтәрәм шәһәрдәшебезнең татар  шагыйрьләренең шигырләренә язылган җырлар башкаруы кичәгә ямь өстәде. Татарстан язучыларының  «Иҗатымны илемә багышлыйм»  исемле  китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: