«Шагыйрь күңеле – серле дөнья»: Г. Тукайның иҗатына багышланган әдәби дәрес
20 нче апрель көнне 11 нче балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган «Шагыйрь күңеле – серле дөнья» дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Уку залында Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча «Тукай иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Әдәби дәресебез сөекле шагыйребезне зурлап, «Туган тел» җыры белән башланып китте. Кечкенәдән нечкә күңелле, авылны, табигатьне яратучы Г.Тукайның балачагы турында экранда презентация күрсәтелде. Шагыйрьнең ятимлектә үткән балалык еллары укучыларда зур тәэсирләр калдырды. Икенче өлештә аның кечкенәдән белем алырга, түземлелеккә, хезмәтне яратырга, дус-тату яшәргә өйрәткән шигырьләре укылды. Балалар шагыйрьнең һәрбер шигыренең серен, могҗизасын ачтылар, Г. Тукайның иҗаты аша табигатебезнең ямен, кадерен тоярга өйрәнделәр, ятлаган шигырьләрен горурланып сөйләделәр. Әдәби дәрес ахырында Г. Тукай иҗаты буенча төзелгән башваткычны чишеп, кызыклы уеннарда катнашып, үзләренең белемнәрен сынап карадылар. |