Милләтне иман саклый (16+)

1
2
4
3

28нче сентябрьдә 12нче санлы татар китапханәсендә танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың «Гөләйза» тарихи романын тәкъдир итү кичәсе утте. Очрашуга язучылар, татар зыялылары, студентлар, китап сөючеләр килгән иде. Романның төп каһарманы мөселман-татар хатыны Гөләйза чиркәү кенәгәсендә керәшен дип язылган була. Шуны сылтау итеп, аны еллар буе суд юлында йөртәләр, империя кануннары буенча, ул татар иреннән аерылырга һәм аннан туган балаларын чукындырырга тиеш була. Әмма Гөләйза үзенең иманы, гаиләсе, балалары өчен егылып үлгәнче, ана арслан кебек көрәшә.

Презентациядә автор үзе дә катнашты, әсәренең язылу тарихын сөйләде. Бу романның тарихи җирлектә, мәхкәмә беркетмәләренә нигезләнеп, архив документлары буенча язылуын әйтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: