«Ерак-ерак Пушкин патшалыгында» иртәсе (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында 28 март көнне 15 нче санлы китапханәдә  башлангыч сыйныф укучылары өчен бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның юбилеена багышланган «Ерак-ерак Пушкин патшалыгында» исемле балалар иртәсе узды.

dav
IMG-20190328-WA0012
sdr
IMG-20190328-WA0011
dav
IMG-20190328-WA0007
dav

Балаларны Аккош патшабикә каршы алды. Ул язучының тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән таныштырды: шагыйрь 166 сантимерлы кыска гына буйлы була, шунлыктан ул башына цилиндр эшләпә киеп йөрергә ярата; француз телен бик яратуы сәбәпле, лицейда аңа «француз» кушаматы тагалар; Александр замана модасыннан калышмаска тырыша, мәсәлән, чәнти бармагындагы тырнагын үстереп йөри һ.б. Аккош патшабикә белән бергә укучылар «Тылсымлы сандык», «Пушкин кадры» кебек әкият викториналарында актив катнашып, авторның әкият геройларын исләренә төшерде. Кунакка кергән Балда балалар белән бергә «Яраткан ботка», «Геройны сурәтлә», «Әкият иҗат ит» күңелле танып белү уеннарында катнашты һәм шул ук вакытта укучыларның Пушкин әсәрләре текстларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерде.  Иртә дәвамында Пушкинның «Зимнее утро», «Няне», «Птичка» һәм башка шигырьләре яңгырады. Укучылар өчен «У Лукоморья» исемле китап күргәзмәсе һәм «Ул яхшылык һәм яктылык баласы» фотозонасы әзерләнгән иде, балалар Пушкин образында бик теләп фотога төште. Чара иң актив катнашучыларга «Иң актив», «Иң креатив» һәм «Иң яхшы сценарияче» медальләре тапшыру белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: