5 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм чаралары узды. Иртәнге чара кунаклары яраткан әбиләре һәм әниләре өчен чәчәкләр алырга әкияткә юл тотты.
Балалар бу көнгә бик теләп әзерләнде: үз куллары белән бүләкләр ясады, җырлар, шигырьләр һәм биюләр өйрәнде, күргәзмә әзерләде. Чарага килгән әкият геройлары исә кадерле кунакларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм шатлык-куанычлар, наз һәм, әлбәттә, мәхәббәт белән тулып торды. Балалар матур җырлар җырлады, биеде, уйнады.
Китапханә хезмәткәрләре уеннар һәм бәйгеләр үткәрде, аларда балалар гына түгел, әниләр һәм әбиләр дә катнаша алды.
Бәйрәмдә балаларның чыгышы – әниләр һәм әбиләр өчен үз балаларыннан алган иң яхшы бүләк ул. Күңелле, кызыклы булды, шатлык хисләре ташып торды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|