«Безнең күңелле ФЕВРОМАРТ» иртәнге чара (6+)

Һәр елны без ике күркәм бәйрәм: 23 февраль – ир-атлар көне һәм 8 март – хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Ә 28 февральдә бу ике бәйрәмне бер гаилә бәйрәменә берләштерергә карар кылдык. 

123
команда мальчишек
красавчики
на бумажной рыбалке
наша дружная команда
Поделки готовы
самолетики на старт

Балалар белән массакүләм эш бүлеге хезмәткәрләре китапханәгә кунакка, бергәләп күңел ачу өчен, яшь укучыларны чакырды. Малайлар өчен һәм кызлар өчен аерым котлаулар яңгырады. Балалар ике командага бүленде. Бәйгеләр күптөрле булды. 
Без очкычлар да очырдык, калакка киндер-сюрпризлар салып йөрдек, һәм хәтта бергә биедек. Кегльләр белән игътибарлылыкка бәйге һәм «кәгазь балык тоту» бик ошады.

Барлык катнашучыларга да күңелле булды. Чара азагында мастер-класс үткәрелде. Кызлар малайларга бүләккә гофр-катыргыдан танклар әзерләде. Ә малайлар кәрҗингә матур чәчәкләр җыйды. 
Барысы да бик тырышты, эш тәмамлангач, бүләкләр белән алмаштылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: