«Муса Җәлил – балаларның дусты!» иртәнге чара (0+)
Безнең заманда Туган илен сөюче гражданин тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар геройларыбызны – илебезне саклап көрәшкән һәм геройларча үз гомерен биргән батырларны белергә тиеш! Чара барышында балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырдылар. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән китапханәчеләрнең Муса Җәлилнең кайда туып-үсүе, ничек укуы һәм кайчан шигырьләр яза башлавы турында сөйләгәннәрен тыңлады. Чара презентация белән үрелеп барды, аның аша балалар шагыйрьнең әти-әнисе һәм гаилә әгъзалары белән танышты, язучының фаҗигале һәм героик язмышы турында белде. Шуннан соң китапханәчеләр балаларга шагыйрьнең рус һәм татар телләрендә язылган шигырьләрен укыды. Балаларга аеруча «Әтәч», «Кәккүк» һәм «Кызыл ромашка» шигырьләре ошады. Алар бик теләп «Ромашканы җый», «Командир» импровизацияләнгән уеннарында катнашты; «Рифма үрүчеләр» уенында үзләрен яшь шагыйрь ролендә сынап карады; хайваннар турында шаян табышмакларны чиште.
|