«Муса Җәлил – балаларның дусты» иртәсе (0+)
16
Февраль 2023
Пәнҗешәмбе
15 февраль көнне 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Муса Җәлил – балаларның дусты» иртәсе уздырды. Балалар шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактларны белде, «Рифма үрү» әдәби уенында, «Ромашкалардан гөлләмә җый» хәрәкәтчән уенында катнашты, «Шигырьне ата» викторинасы сорауларына җавап бирде, Җәлилнең «Маэмай», «Сәгать», «Әтәч» шигырьләрен сөйләде, шагыйрьнең кызы Чулпанга багышлап язган «Бишек җыры»н җырлады. |