«Минем гаиләм» чарасы (0+)
8
Июль 2024
Дүшәмбе
8 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен гаилә һәм аның кыйммәтләренә багышланган «Минем гаиләм» чарасы узды. Анда балалар һәр кеше тормышында гаиләнең мөһим урын алып торуы турында белде, үзләренең туганнары, гаиләдә нинди гореф-гадәтләр һәм йолалар булуы һәм буш вакытларын ничек уздырулары турында сөйләде. Нәни китап сөючеләр бик теләп «Тату гаилә», «Өйдәге булышчы», «Минем гаиләм портреты» дигән уен һәм бәйгеләрдә катнашты. |