«Әни йөрәге» иртәнге чара (6+)

21 ноябрь көнне иң күркәм бәйрәм Әниләр көне якынлашканда 3 нче санлы китапханәгә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килде. Яшь кунаклар бәйрәмнең тарихы белән танышты, дөньяның төрле илләрендә Әниләр көнен ничек билгеләп үтүләре турында белде.  
Әниләр көне — иң күркәм, гүзәл һәм көтеп алына торган бәйрәм, бу көнне балалар үз әниләренә бүләкләр бирергә ярата. Ә иң яхшы бүләк, әлбәттә, үз кулларың белән күңел җылысын биреп ясаганы!

прпа
3ф. Утренник Мамино сердце (2)
3ф. Утренник Мамино сердце (3)
3ф. Утренник Мамино сердце (4)
3ф. Утренник Мамино сердце

Китапханә хезмәткәре җитәкчелегендә «Әниемә открытка» дигән мастер-класс үтте. 
Катнашучылар үз куллары белән бәйрәм открыткасы ясады. Балалар осталыкларын, түземлелекләрен, талантларын, фантазияләрен генә түгел, ә иң якын кешеләренә карата мәхәббәтләрен дә кушып ясады открыткаларны. Барысы да әлеге чарадан яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр алып кайтып китте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: