«Һәркемнең үз туган теле бар» иртәнге чара (0+)

Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Туган телем, назлы гөлем» дигән бәйрәм чарасы узды. Балалар бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән танышты. 
Чара барышында нәни кунаклар бәйрәмнең алып баручысы ияртеп алып кергән урман патшалыгына килеп чыкты. Балалар үзләренә алып баручының биремнәрен үтәргә комачау иткән әкият персонажлары Шүрәле һәм Су анасының буталчык сукмакларыннан узды. Алар каршылыкларны җиңел җиңеп чыкты, бик теләп шигырьләр укыды, җырлар җырлады, ә Шүрәле һәм Су анасы балаларга татар халык уеннары уйнарга кушылды. 

17ф Тукай
17ф. Мероприятие Тукай
17ф. Тукай в садике
17ф. Тукай
Чара азагында «Тукайның тере сүзе» шәһәркүләм нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләренә Дипломнар тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: