«Гагарин» исемле йолдыз» телдән журнал (6+)
12 март көнне 10 нчы санлы китапханәдә планетабызның беренче космонавты Юрий Гагаринның тууына 90 ел булуны билгеләп үтү хөрмәтенә мәктәп укучылары өчен әлеге легендар шәхескә багышланган телдән журнал үтте. Чарада космос һәм космонавтлар турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Балалар «Знаете, каким он парнем был» дигән танылган җыр белән шул заман киноларыннан өзекләрдән әзерләнгән видеороликларны карады. |