«Тылсымлы театр дөньясы» телдән журнал (12+)

Ел саен 27 мартта театр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм якынлашканда, 25 март көнне, 13 нче санлы китапханә төрле сәнгать өлкәләре – әдәбият, музыка, вокал, бию һ.б. кушылмасы булган кызыклы сәнгать төре турында чара үткәрде. 

Театр күп гасырлар яши һәм тамашачыларны шатландыра, сокландыра һәм гаҗәпкә калдыра. 

пмпфпмвыампвм
13 ф. 25.03.24 Театр 1
13 ф. 25.03.24 Театр 2

Китапханәче телдән журналны театр тарихының антик чорларыннан, амфитеатрлардан һәм актерлардан башлады, урта гасыр театрлары һәм күчмә комедиантлар белән таныштыру белән дәвам итте. Чара барышында балалар Россиядә театрлар үсеше тарихы турында белде. Укучылар карнаваллар һәм ярминкә спектакльләре турында белде. Журналның бер бите Чаллының эре театрларына һәм шәһәрнең яшьләр театрларына багышланды. Телдән журнал азагында тыңлаучылар «Театр турында кызыклы фактлар» ролигын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: