«Мәңгелек кешеләр»: телдән журнал (18+)

5 май көнне 3 нче санлы китапханәдә Җиңү көне алдыннан «Ялкын» клубы әгъзалары игътибарына «Мәңгелек кешеләр» китабы буенча телдән журнал тәкъдим ителде. Аның төзүчесе – фронтовик-язучы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова. Китап республикабызның кырыклап язучысы, рәссамы, артисты, композиторының тормыш, иҗат һәм фронтта күрсәткән батырлыгы тарихын үз эченә ала. 

Мәңгелек кешеләр… Аларның күбесе мәңгелеккә яу кырында ятып калган – һәм аларның гаиләләре генә түгел, ә ватандашларыбызның күп кенә буыннары да ятим калган. Җиңү яулап кайтканнарына, шул кырыс еллар һәм балалары, гаиләләре, кешелекнең тыныч тормышы өчен көрәшкән кешеләр турында истәлекләр белән тулы яңа китаплар, симфонияләр, рәсемнәр тудырып, икеләтә көч куеп эшләргә туры килә. 

Сугышта сәнгать әһелләре алгы сафта көрәшә, фронт бригадалары составында хәрби частьларга чыга, сүз белән сугыш рухын күтәрә, фронт газеталарында басылып чыккан мәкаләләре белән дошманны очлы каләме белән җиңә, пулялар астында концертлар куя һәм хәлсезләнгән солдатларга яңа көч-куәт бирә торган булганнар. 

Сәламләү сүзләре белән ЗЯБ бистәсе Ветераннар советы рәисе Альтапов В.А. тыл ветераннарына мөрәҗәгать итте һәм чарага килүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. 

Телдән журнал «Вакытлар узса да, безнең белән хәтер кала» презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды. Кайгы һәм күз яшьләре, батырлык һәм ныклык, наз һәм мәхәббәт, каһарманлык һәм җиңү турында шигъри юллар яңгырады. Клубка йөрүче А.Латыйпова, А. Шәмсиев, Н. Хәбибуллина үз шигырьләрен укыды. Шигырьләр белән беррәттән баянчы Сәгыйть Шәйхетдинов һәм Венера Үтәгәнова башкаруында хәрби җырлар да яңгырады.
Чара «Җиңү көне» җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.

Поделиться: