«Синең геройларың, Сталинград!» телдән журнал (12+)

3 февральдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын телдән журнал барышында  Сталинград сугышы тарихы битләрен ачарга чакырды. Чара Волгоград «Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы» ММУсе оештырган «200 минут уку: Сталинградка багышлана» VIII Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелде.

10ф. Устный журнал «Твои герои, Сталинград!». Акция
10ф. Устный журнал «Твои герои, Сталинград!». КВ
10ф. Устный журнал «Твои герои, Сталинград!». Смотрим отрывки их
10ф. Устный журнал «Твои герои, Сталинград!». Участники мероприятия
10ф. Устный журнал «Твои герои, Сталинград!»
Чарада катнашучылар Сталинградны саклаучыларның тимердәй ныклыгы һәм батырлыгы үрнәкләре турында белде. Балалар тимерьюл вокзалы өчен үлемгә каршы торган лейтенант Федор Федосеев батальоны, Яков Павлов – шәһәрнең үзәгендәге йортны 58 көн буе саклаган сугышчылар төркеме командиры, элемтәче Матвей Путиловның батырлык күрсәтеп һәлак булуы, совет солдатлары батальонына куркыныч тудырган немец танкын үз гомере бәрабәренә туктаткан матрос Михаил Паниках турында ишетте.

О. Бергольц, Ю. Визбор, Ю. Друнина кебек танылган шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. А. Пахмутованың фронтовик-шагыйрь М. Львов шигыренә язылган «Горячий снег» җыры видеосы чараның кульминациясенә әйләнде һәм беркемне дә битараф калдырмады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: