«Тукай иленә сәяхәт» телдән журнал (6+)

25 апрельдә, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү көне якынлашканда, кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Тукай иленә сәяхәт» дигән телдән журнал үткәрелде. Үзенең кыска гына егерме җиде ел гомере эчендә Габдулла Тукай татар мәдәниятен генә түгел, гомумән, дөнья әдәбиятын баеткан күп санлы әсәрләр иҗат иткән. 

епркыен
тукай (2)
тукай

Чара презентация белән үрелеп барды, аның аша балалар шагыйрьнең биографиясе буенча белемнәрен тулыландырды – гаиләсе, ятимлек сынаулары, ачлык белән үткән балачагы, иҗат юлының башы, тормышында Казан чоры, көчле авыруы һәм Клячкин хастаханәсендә дәвалануы турында белде. Укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыды. Яраткан геройлары Шүрәле, Су Анасы, Кәҗә белән Бәрән һ.б.ларны искә төшерде.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: