«Табигать – синең йортың, ә син анда хуҗа»: телдән журнал (12+)

6 апрель көнне өлкән сыйныф укучылары өчен 15 нче санлы китапханә «Табигать – синең йортың, ә син анда хуҗа» дигән телдән журнал уздырды. Журнал «Табигатьне саклау тарихыннан», «Экояктырткыч», «Алтын чүп чәчелмәләре», «Могҗиза янәшә» дигән дүрт биттән торды.
Беренче бит балаларны борынгы гасырлардан башлап әйләнә-тирә мохитне саклау тарихы; Барри Коммонерның дүрт экология законы; «экология» сүзенең килеп чыгышы белән таныштырды.
Сулыклар, һава, туфрак пычрану, парник эффекты һәм озон тишекләре; кислота яңгырлары кебек кешелекнең глобаль проблемалары турында яшүсмерләр телдән журналның икенче битеннән белде. Алар китапханәче белән берлектә теге яки бу экологик проблемадан планетага һәм бөтен кешелеккә янаучы куркыныч темасына, шулай ук алга таба да без аны бетерү буенча берни эшләмәсәк килеп чыгарга мөмкин булган нәтиҗәләр турында фикер алышты.
Журналның өченче бите чүп проблемасы һәм аны юкка чыгару темасына кагылды. «Калдыклардан керемнәр» викторина-репортажы һәм «Нәниләр авызы белән, үз киләчәгеңне чыгарып атарга ашыкма» бәйге-уены үсеп килүче буынга чүпне аерып җыю кирәклегенә инанырга ярдәм итте. «Без табигать турында нәрсә беләбез» викторинасы балаларга бүген табигатьне саклау буенча уртак эшкә үзләреннән нинди өлеш кертә алуларын аңлатты.  
Телдән журналның соңгы, дүртенче бите укучыларга планетабыздагы «Сөт агачы», «Тимер агач», «Конфет агачы» кебек үзенчәлекле агачлар турында сөйләде.  

 

Поделиться: