«Игелек һәм ышанычның тылсымлы ишекләрен ачыгыз»: телдән журнал (6+)

19 ноябрьдә Үзәк балалар китапханәсе урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Игелек һәм ышанычның тылсымлы ишекләрен ачыгыз» дигән телдән журнал уздырды.
Балалар чарада «Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыяте» оешмасы барлыкка килү тарихы һәм сугыш корбаннарына ярдәм күрсәткән аның беренче кешеләре Анри Дюнан һәм Николай Пирогов турында белде.
Балалар Тереза Ананың тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышты. Кечкенә гәүдәле нәфис затның казанышлары чыннан да шаккатыргыч, ә аның шәхесе бар кешелек өчен әһәмиятле. Аның турында хатирәләр әле озак яшәр, аның яхшы гамәлләрен дәвам итүчеләр бар, бөтен дөнья буйлап аның исемендә хәерчеләр өчен тору урыннары һәм хастаханәләр эшли. Балалар, тынычлыкта һәм дус-тату яшәр өчен, кешеләр бер-берсен ихтирам итәргә һәм якыннарын кайгыртырга тиеш икәнлеген аңлады. 

Поделиться: