«Каюм Насыйриның әхлак әлифбасы» телдән журнал (6+)

Татарстанда 2025 елда татар галим-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу бәйрәм ителә, мондый указны республика рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. 
24 февральдә 12 нче санлы китапханә «Каюм Насыйриның әхлак әлифбасы» дигән телдән журнал уздырды.

12фф
1
2
3
4

Чара барышында китапханәче укучыларны Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул үзенең ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәвамында нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математикв, тарих, география, астрономия һәм башка фән өлкәләре буенча кырыклап хезмәт бастырып чыгара. 
Шулай ук татар галим-мәгърифәтчесенең тормыш тарихы турында сөйләүче документаль фильм күрсәтелде. Чара азагында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: