«Онытырга ярамый: Холокост турында хәтер» телдән журнал (12+)

27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 
27 гыйнвар – совет солдатлары тарафыннан нацистларның «Освенцим» концентрацион лагерендагы әсирләрне азат итү көне. Холокост – ул тарихи факт кына түгел, ул Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында нацистлар геноциды корбаннары булган миллионлаган гаепсез кешеләр турында искә төшерүче фаҗига. Әлеге фаҗига турында искә алып, 13 нче санлы китапханә хезмәткәре өлкән сыйныф укучылары өчен чара оештырды. 

13ф. 27.01.26 УЖ Нельзя забыть память о Холокосте2
13ф. 27.01.26 УЖ Нельзя забыть память о Холокосте

Телдән журналның «Нәрсә ул Холокост» дип аталган беренче бите тарихи контекст белән таныштырды: сугышның башлануы, антисемитизм үсеше. Барысы да лагерьлардан түгел, ә күралмау һәм битирафлык сүзләреннән башлануына басым ясалды. «Шәхси язмышлар» һәм «Кара битләр» дигән киләсе битләр исән калган кешеләр тарихлары, концлагерьларда тормыш һәм хезмәт шартлары турында сөйләде. Журналның «Хәтер һәм дәресләр» дигән йомгаклау бите афәтнең сәбәпләренә һәм нәтиҗәләренә төшенүгә багышланды. Холокост турында хәтер кеше тормышының кыйммәте, дөньяның нәзбереклеге турында һәм фаҗига башка кабатланмасын дигән уйлануларга этәрә.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: