«Тормышта үз юлыңны тап»: телдән журнал (12+)

13 нче санлы китапханә балалар өчен «Тормышта үз юлыңны тап» дигән телдән журнал үткәрде.
Чара барышында яшьләр заманча һөнәрләр һәм киләчәктә һөнәр сайлауның төп факторлары белән танышты. Балалар һөнәр, белгечлек һәм вазифа төшенчәләренең аермаларын ачыклады. Галим Климовның методика турында «Глав Справ» мәгълүматы яшь чаллылыларны кызыксындырды. Профессор Е.А. Климов хезмәт төре буенча һөнәрләрне биш төркемгә бүләргә тәкъдим итә: 1. «Кеше – кеше», 2. «Кеше – табигать», 3. «Кеше – билгеләр системасы», 4. «Кеше – техника», 5. «Кеше – сәнгатьчә образ». Катнашучылар үзләрен кызыксындырган юнәлешләрне сайлады: егетләр дүртенче төркемгә тартылды, кызлар күбрәк беренче төркемнән һөнәрләрне сайлады. «Сиңа кайсы һөнәр туры килә» тестын үткәннән соң, «Сез һөнәр сайларга әзерме» дигән сораштыруда катнашты, шулай ук билгеле бер шартларда бүгенге көн һөнәрләре турында әңгәмә узды. 

Поделиться: