«Шул бөек сугышта» телдән журнал (12+)
19 апрель көнне 13 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен зур чара уздырды. Чара «Россия вакыты» программасы кысаларында оештырылды. Программаның максаты – яшьләрнең тарихи-хокукый культурасын формалаштыру, әдәби чыганаклар нигезендә Туган якны өйрәнү тарихына карата кызыксынуны арттыру. Бүген дә телдән журналның төп нигезе итеп автор-төзүче А.Б.Әпсәләмованың «Мәңгелек кешеләр. Татарстан мәдәниятенең фронтовик-мәдәният хезмәткәрләре: портретлар һәм язмышлар» китабы алынды. Журналның «Сугыш төп темага әйләнде» дигән беренче битендә балалар Татарстанның фронтовик шагыйрьләре, язучылары турында белде. Китапханәче Сибгат Хәким, Зәки Нури, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Нур Баян һ.б.ларның язмышларын тулырак ачты. «Пулялар астында концерт» дигән тагын бер бит үзләренең концертлары белән солдатларның сугышчан рухын күтәргән җырчылар һәм артистлар турында сөйләде. Катнашучылар фронтовик шагыйрь Сибгат Хәким сүзләренә язылган «Юксыну» җыры видеоязмасын тыңлады. «Сугыш кырыннан рәсемнәр» битендә балалар рәссамнар Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттаховлар, аларның кешеләрнең батырлыгын мәңгеләштереп, сугыш кыры рәсемнәрен ясаулары турында мәгълүмат алды. Беркем дә онытылмый! Бернәрсә дә онытылмый!
|