«Максим Горький: дөреслек эзләп»: телдән журнал (12+)

27 март көнне шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан укучылар өчен «Максим Горький: дөреслек эзләп» дигән телдән журнал үткәрелде.
Чара күренекле рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел тулуга багышланды. 
Телдән журнал 5 биттән торды:
1. Язучының биографиясе
2. Максим Горький – романтик
3. Максим Горькийның драматургиясе
4. Танылган кешеләр белән дуслык
5. Максим Горький истәлеген мәңгеләштерү.
Телдән журнал барышында укучылар дөньяда иң әһәмиятле урын алып торучы һәм танылган  рус язучылары, фикер ияләренең берсе Максим Горький белән танышты. Алып баручы, «Балачак», «Кешеләр арасында», «Минем университетлар» автобиографик трилогиясеннән даһи язучы тормышындагы төп чорларны атады. Балалар Түбән Новгородтан бик иртә ятим калган һәм авыр тормышны үз җилкәсендә татыган Алеша Пешков исемле кечкенә малайның иң популяр совет язучыларының берсенә әйләнүе турында белде. Катнашучылар аның иң беренче хикәяләреннән алып җитлеккән язучы буларак язган публицистикасына кадәр иҗат юлы үсешен күзәтте. Алып баручы билгеләп үткәнчә, Горькийның барлык геройлары үзендә катлаулы әхлак проблемасын йөртә һәм шунлыктан «На дне», «Старуха Изергиль», «Макар Чудра» кебек әсәрләре мисалында аларның образларын карарга тәкъдим итте. Укучылар анда төп геройларның кылган гамәлләре һәм язучы әсәрләренең мәгънәсе турында уйлана алды. Чара китапнамәләр һәм  «Макар Чудра» хикәясе буенча төшерелгән «Табор уходит в небо» фильмыннан, «На дне», «Васса Железнова» спектакльләреннән өзекләрне карау белән үрелеп барды. Шулай ук алар авторның язучылар Л.Н. Толстой, А. П. Чехов, бөек рус җырчысы Ф.И. Шаляпин һәм башка танылган язучылар, дәүләт эшлеклеләре белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булуы турында белде. Чара азагында Максим Горький исеме белән бәйле истәлекле урыннарга сәяхәт кылдылар. Телдән журнал бөек рус язучысының әдәби мирасы күптөрлелеген ачып салды һәм аның иҗатына карата укучыларның кызыксынуын тагын да арттыргандыр дип ышанып калабыз.  

Поделиться: