«Л.Н. Толстой: сәер даһи тормышыннан билгеле һәм бик үк билгеле булмаган фактлар» телдән журнал (12+)

14 майда 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын язучы Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы битләрен актарырга чакырды.

10ф. «Л.Н. Толстой Известные и не очень факты о жизни гениального чудака». КВ
10ф. «Л.Н. Толстой Известные и не очень факты о жизни гениального чудака». На портрете И.Репина
10ф. «Л.Н. Толстой Известные и не очень факты о жизни гениального чудака»
Лев Толстойның әсәрләрен яхшырак аңлар өчен, аның тормышы белән танышырга кирәк. Язучы турында дистәләгән мемуарлар, шул исәптән аның якын туганнары һәм замандашларының хатирәләре язылган. Шулай да, аның тормышы сер булып кала бирә. Ул нинди булган, нәрсә турында уйлаган, киләчәк буыннар өчен нәрсә эшләгән? Ни өчен аның китаплары безне шулкадәр дулкынландыра? Аның өчен тормышта иң төп нәрсә ни булган? Әлеге һәм башка сорауларга без чара вакытында җавап бирергә тырыштык. 
«Толстой – ул үзе бербөтен дөнья», — дип яза М. Горький. Без балалар өчен күпкырлы кеше һәм язучы Лев Николаевич Толстой дөньясына ишекне ачканбыздыр дип ышанып калабыз. 
Чара  мәгълүмати мультимедиалы презентация һәм зур булмаган китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: