«Йолдызларга барып җиткән «Акчарлак»: телдән журнал (12+)

16 нчы санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен, Халыкара авиация һәм космонавтика көне уңаеннан, агымдагы елда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Валентина Терешковага багышлап, «Йолдызларга барып җиткән «Акчарлак» дигән телдән журнал үткәрде. 

Чайка, долетевшая ..
20220418_105004
20220418_105224
20220418_105743

«Әй, Күк йөзе, эшләпәңне сал! Мин сиңа киләм!» – В.В. Маяковский поэмасындагы әлеге сүзләр белән Валентина Терешкова Галәмгә таба старт ала. 
В.В. Терешкованың тормыш юлы белән танышу аның балачак һәм яшьлек еллары турында сөйләүдән башланды. Балалар Терешкованың парашют спорты белән мавыгуы, нәкъ менә шуның аркасында космонавтларның хатын-кызлар отрядына эләгә алуы, катлаулы очышка әзерләнү вакыты һәм Җир тирәли 48 тапкыр әйләнеп чыгып, өч тәүлек буе космоста булуы турында белде. Шуннан соң рус «Акчарлагы» – Терешкованы шулай атыйлар – планетаның барлык почмакларында танылу алды.

Космоста булганнан соң, В.В. Терешкова бөтендөньяга данлыклы була, ул бүгенге көнгә кадәр беренче генә түгел, ә бердәнбер үзе генә очыш ясаган космонавт хатын-кыз булып кала бирә. Чарага килүчеләр тагын бик күп яңа мәгълүматлар алды, мәсәлән, Терешкова «Гасыр легендасы» халыкара премиясе лауреаты һәм «Ел хатын-кызы» Британия ассоциациясе тарафыннан бирелгән «Йөзьеллыкның бөек хатын-кызы» исемен йөртә. Аның космик очышы турында хәтер һәйкәлләрдә, почта маркаларында, истәлекле монеталарда, Айдагы һәм кече планетадагы кратер исемендә мәңгеләштерелгән. Шул заманның кинохроника өзекләре кергән «Акчарлак» очышы» видеоязмасы әлеге легендар хатын-кыз турында балаларның күзаллавын тагын да тулыландырды. Валентина Терешкова һәркем өчен тере легенда ул. 

#Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: