«Блокада истәлеге битләре» дигән телдән журнал (18+)

25 гыйнварда, Ленинград каласын фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышы чорында ленинградлыларның үлмәс батырлыгы турында бәян итүче телдән журнал уздырды. Чара дәвамында катнашучылар «Ленинград блокадасы» презентациясе ярдәмендә Бөек Ватан сугышының куркыныч блокада көннәрендә ленинградлылар кичергән фаҗига турында белде. 

ленинград букина
bebaade6-4687-4ca6-8c78-11089f178a76
IMG_20240125_140216

Ул ааыр заманда шәһәрнең ничек яшәве, кешеләрнең шундый катлаулы шартларда да батырлыклар күрсәтүе, ленинградлыларга ачтан үлмәскә ярдәм иткән «Тормыш юлы» турында мәгълүмат алдылар. Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштылар. Фронт шәһәрендәге мәхшәргә карамастан, анда яшәүчеләр үзләрен батырларча һәм бирешмичә нык тота.  

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: