«Без Тукайлы халык»: телдән журнал (6+)

27 апрельдә, күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге укучылар өчен «Без Тукайлы халык» дигән телдән журнал уздырды.

тукайлы
4
3
2
1 (2)

Чараны алып баручылар катнашучыларны шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара кызыклы һәм бай эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барды. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыды. Катнашучылар үзләренең яраткан геройларын – Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм сарык һ.б.ларны искә төшерде. 

Чара балалар күңелендә уңай тәэсирләр калдырды, чөнки Тукай әсәрләре туган җиргә ихлас мәхәббәт хисләре белән сугарылган, аларда бары тик яктылык һәм яхшылык. Чара азагында шагыйрьнең сүзләренә язылган һәм милли гимнга әйләнгән «Туган тел» җыры яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: