«Без Тукайлы халык»: телдән журнал (6+)
27 апрель көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан «Без Тукайлы халык» дигән телдән журнал уздырды. Телдән журналның беренче бите балаларны талантлы язучы һәм шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды, аның язмышы, балачагы, ятимлек ачысы, кулдан кулга йөрүе турында сөйләде. Журналның икенче бите кечкенә Апушның тәүге тапкыр мәдрәсәгә барган, укырга һәм язарга өйрәнгән Кырлай авылында үткән тормышына багышланды. Алдагы биттә балалар Тукай иҗаты турында сөйләгәнне тыңлады. Яшь китап сөючеләр бөек шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыды, «Шүрәле» әкиятеннән өзекне сәхнәләштереп күрсәтте. Чара шулай ук Г.Тукай иҗаты буенча презентация белән үрелеп бара, анда авторның шигырьләре, җырлары кулланылды. Очрашу Тукай шигыренә язылган һәм татар милләтенең гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. |