«Аркадий Гайдар: тормыш үзе батырлык булганда!» телдән журналы (6+)

Нәкъ 120 ел элек – 1904 елның 22 гыйнварында Аркадий Гайдар туа! Ул совет балаларының иң яраткан һәм күп укый торган язучыларының берсе, балалар әдәбиятының танылган классигы. Аның «Тимур и его команда», «Чук и Гек», «Голубая чашка» китаплары бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.
13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре язучының туган көнен уртанчы сыйныф укучылары белән бергә билгеләп үтте, «Аркадий Гайдар: тормыш үзе батырлык булганда!» дигән телдән журнал тыңлады.
«Гадәти булмаган заманда гадәти биография» битендә балалар кыска гомерле, әмма танылу алырга өлгергән сугышчы-язучының тормыш юлыннан кызыклы фактларны белде. Укучыларны Гайдарның иң яхшы дусларыннан берсе булган Борис Емельяновның хикәяләре, аеруча «Случай» исеме астында язылган трамвайда булган вакыйга турындагысы кызыксындырды.

Гайдар
рч
фото 2
яаптпат

«Легендар язмышлы язучы» битендә балалар А.П Гайдарның иҗади эшчәнлеге белән танышты. Аның китап геройлары яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, бер-береңә ярдәм итәргә, үз Ватаныңны яратырга өйрәтә. Укучылар «Гайдар» тәхәллүсенең ничек барлыкка килүе турында белде һәм «Тимур и его команда» китабының язылу тарихы турында тыңлады.
Чара «Гайдар сукмагы» дигән презентация белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: