2017 нче елның 7 нче ноябрендә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Өч бүлектән торган «Революция дәресләре» дип исемләнгән телдән журнал шушы юбилейга багышланган иде.
6 нчы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән әлеге чара өлкән сыйныф укучылары өчен әзерләнгән иде. Балалар журналның беренче битендә торгынлыкның сәбәпләре, кораллы восстаниенең этаплары турында фикер алыштылар, журналның икенче бите Советларның 2 нче Бөтенроссия съездына һәм большевикларның беренче декретына багышланган иде. Соңгы өченче битендә большевикларның җиңү сәбәпләрен һәм илгә Октябрьнең җиңүе нәрсә биргәнен ачыкладылар.
|