«Җитмеш төрле һөнәр, яки ничек заманча һөнәр сайларга?» дигән темага телдән журнал

1
2

Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү максатыннан 21 нче мартта 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен «Җитмеш төрле һөнәр, яки ничек заманча һөнәр сайларга?» дигән темага телдән журнал үткәрде. Укучылар һөнәр төрләре, һөнәр сайлау ысуллары, һөнәри уку йортлары, аларга керү тәртибе белән таныштылар, хәзерге көндә нинди һөнәрләргә өстенлек бирелүе турында мәгълүмат алдылар.

Чара ахырында укучылар «Кем булырга яки нинди булырга» дигән кызыклы сорауга җавап эзләп, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: