Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган телдән журнал (12+)
9 нчы ноябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышлап «Ватаным – Татарстан» дигән темага телдән журнал үткәрде. Кичәдә Татарстанның дәүләт символларына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Дәүләт символлары – гражданнарның дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамы, Ватанына карата мәхәббәт һәм горурлыкның чагылышы икәнлегенә төшендерелде. Республикабызның төп законы булган Конституциядә җөмһүриятебезнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, татар һәм рус телләренең тигез хокуклы дәүләт телләре булуы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнүе аңлатылды. Кичә ахырында Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган викторина үткәрелде. |