«Чиксез фронт»: телдән журнал (6+)
15
Сентябрь 2017
Җомга
14 сентябрь көнне 10 нчы китапханәдә «Экстремизмга – Юк» шәһәр айлыгы кысаларында «Чиксез фронт» дип исемләнгән телдән журнал үтте. Бу чарада укучылар терроризм тарихы, 20 һәм 21 гасыр терактлар турында тыңлап үттелэр, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту белешмәлеге белән таныштылар. Чараның аерым бер өлеше Бесландагы фаҗигагә багышланды. Мәктәп укучылары тематик презентация карап үттелэр. Очрашуның йомгаклау өлеше илебездә октябрьдә билгеләп үтелә торган “Ак Торналар” көненә багышланган иде, Чара барышында укучылар шулай ук М. Михайлованың “Беслан”, М. Бернесның “Торналар”, Р. Нелчаның “Япон журавлигы” җырларын тыңладылар . |