«Әфган юллары буйлап» («Дорогами афганской войны») Телдән журнал (12+)

15 февральдә 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган «Әфган юллары буйлап» исемле телдән журнал уздырды.

IMG-20190215-WA0007
IMG-20190215-WA0008

Журналның иң истә калырлык бите сугышлар хроникасын чагылдыручы «Әфганчылар иле: тарихи экскурсия» презентациясе булгандыр, мөгаен. Экранда балалар Әфганстан һәм башка кайнар нокталарда интернациональ бурычларын үтәп сугышта катнашкан егетләр белән күзгә-күз очрашты. Алар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алды.

Чара барышында Әфганстан тарихы, совет гаскәрләренең сугыш хәрәкәтләрендә катнашуы, сугышның каһарманнары турында сөйләүче, шулай ук нәфис әдәбияттан торучы «Әфган турында» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: